Все время что-то читаю... Прочитанное хочется где-то фиксировать, делиться впечатлениями, ассоциациями, искать общее и разное. Я читаю фантастику, триллеры и просто хорошие книги. И оставляю на них отзывы...
Не знаете что почитать? Какие книги интересны? Попробуйте найти ответы здесь, в "Читалке"!

Лэйлэ дэулэтова биография ничэ яшь


Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА: «Бәхетем мине әле алда көтә!»

«Шәһри Казан» газетасында кунакта – шагыйрә, «Адәм белән Һава» тапшыруының авторы һәм алып баручысы Ләйлә Дәүләтова

– Әңгәмәне тормыш принцибыгыздан башлыйсы килә... Үзегез уйлап чыгарган, сез генә буйсынган кагыйдәләрегез бармы?

– Тормыштагы максатым – беркайчан да беркемне дә рәнҗетмәскә. Үземне һәрвакыт яхшылыклар гына кылып йөрим дип әйтә алмасам да, кулдан килгәнчә, һич югында беркемгә дә начарлык эшләмәскә тырышам. Чынында исә бу тормышта ничек яшәсәң дә ярый, әмма шуны онытмаска кирәк: алда безне «касса» көтә, барысы өчен дә түлисе булачак. Әни әйтмешли: «Калса калсын минем хәтер, калмасын синең хәтер»...

Иҗатта да үз принципларым бар. Кечкенәрәк чакта шигырь яза идем дә, әнигә: «Ошыймы?» – дип күрсәтә идем. Бервакыт әни: «Үзеңә ошыймы соң? Үзеңә ошаса, кешегә дә ошар», – диде. Һәм бу сүзләр минем иҗади принцибыма әйләнде. Хәзер инде тапшырулар эшләгәндә дә һәрвакыт шулай уйлыйм. Бу тапшыру миңа ошыймы, үзем карар идемме дип, үз-үземнән сорыйм.

– Тапшыру турында сүз чыккач... «Адәм белән Һава»да барлыгы ничә гаилә катнашты? Ир белән хатын сүзгә килеп яшәгән гаиләләрне матур итеп күрсәтергә туры килгән чаклар булдымы? Съемкалар вакытында геройларда фальш сизеләме?

– Тапшыру инде 15 елдан артык эфирда бара. Санап барганым юк, барлыгы 300дән артыктыр дип уйлыйм. Минем максатым – һәр гаиләнең матур, кызыклы якларын эзләп, халыкка күрсәтү. Эзләсәң, дөньяның да, кешеләрнең дә, гаиләләрнең дә начар якларын табарга була, ләкин, кабатлап әйтәм, минем максатым башка. Сүз дә юк, һәр гаилә турында мин алдан ук барысын да белеп барам. Һәр кеше – адәм баласы. Һәркемнең күңел түрендә беркемгә дә әйтергә ярамаган серләре, шкафында башкаларга күрсәтергә ярамаган «тараканнары» була. Мин геройларымны бик яратып эшлим. Аларның һәрберсе белән без тормышта да дус булганлыктан, алар миңа ышанып, бар серен дә сөйли. Алар сөйләгәннең яртысы да эфирда калмый. Фальш сизәм икән, әлбәттә, кыскартам. Бары тик кызыклы, мәгънәле, позитив фикерләрне генә калдырырга тырышам. Шуңа да, Аллага шөкер, халык тапшыруны бик яратып карый дип уйлыйм.

– Сезнең хәтердә калган гаилә. Һәм ни өчен нәкъ әлеге гаилә? – Әле күптән түгел генә Башкортстаннан кайттым. Рөстәм Нәбиев исемле бер егетне төшерер өчен махсус бардым. Өч ел элек, армиядә казарма ишелеп, ике аягын да югалта. Әмма шулай булуга карамастан, ул сау-сәламәт кешеләр дә көнләшерлек итеп яши белә. Бер ел элек ул өйләнә. Хәзер аларның кечкенә генә кызлары бар. Шул ук вакытта ул спорт белән дә шөгыльләнә. Ул бик акыллы, чибәр егет. Шул егет турында тапшыру төшереп кайттык, монтажладык һәм шушы көннәрдә эфирга чыгарга тиеш. (Рөстәм Нәбиев турында язма «Шәһри Казан» газетасының 27 сентябрь, 2017, №107 санында басылган иде. – Ред.) Әлеге гаиләнең нәрсәсе хәтердә калды? Без бит, сау-сәламәт килеш тә, тормыштан зарланырга яратабыз. Ә менә ул егет, аяксыз килеш, беркемнән дә ярдәм сорамыйча, үзе акча эшли, тулы тормыш белән яши, зарланмый һәм тормышның кадерен белеп яши. Бу гаилә миңа бик тә тәэсир итте.

– Үзегезнең гаиләгез, ирегез турында да сорыйсы килә. Геройларыгызга сез бирә торган сорау: «Сездә кем баш, ә кем муен соң?» – Ирем белән аерылыштык. Бүгенге көндә кызым белән икебез генә яшибез. Әлегә янымда да, күңелемдә дә башка бер кеше дә юк. Гомумән, мин кичәге көнне, үткән тормышны уйлап яшәү дөрес түгел дип уйлыйм. Димәк, ул минем язмышым булмаган. Бәхетем мине әле алда көтә!

– Тапшыруларда үзегезчә киенүегез, гадәти булмаган зәвыгыгыз, стилегез өчен шелтәләүчеләр дә бар. Социаль челтәрләрдә дә моңа карата тискәре комментарийлар күргәнем бар. Аларга нәрсә дип җавап бирерсез? – Беренчедән, минем стильне ошатучылар, тәнкыйтьләүчеләргә караганда, тагы да күбрәк. Нинди кибеттә киенәсез дип, адресларын сораучылар да җитәрлек. Шулай ул: гадәти булмаган әйберне йә яраталар, йә тәнкыйтьли башлыйлар. Бу – табигый күренеш. Киемдә генә түгел, гомумән, әнием әйтмешли, кешечә булган бернәрсәне дә яратмыйм. Һәр өлкәдә киңәшләшергә үз кешеләрем бар. Һәрнәрсәгә үз фикерем бар. Башкаларга ошыймы-юкмы – анысы минем проблема түгел. Аларның фикере мине кызыксындырмый. Кемгәдер – әфлисун, ә кемгәдер алма ошый. Бар әйберне, бар кешене дә яратучылар бар, яратмаучылар бар. Мине дә, сезне дә. Аннары, киемдә бит иң мөһиме – миңа ошавы. Рәхәт булсын, уңайлы булсын. Кешегә ошармы икән, нәрсә әйтерләр икән дип, гомердә дә уйлаганым юк.

– Димәк, тәнкыйтькә битараф карыйсыз инде?! – Социаль челтәрләрдәге сәхифәләремдә 50 меңләп язылучым бар. Сезнең газета һәм сайттагы язмаларыгызны укучылар тагы да күбрәк булачак. Шулкадәр кеше арасында, сүз дә юк, төрлесе бар: чын күңеленнән яхшылык теләгәннәре дә, кара эчле көнчелләре дә, мине бик бәхетле дип уйлап көнләшүчеләр дә, кешегә акыл өйрәтүдән дә тәм табучылар да... Мин шулкадәр күп кешенең фикеренә колак сала башласам, иҗатка вакыт та калмаячак. Аннары, шунысын төгәл әйтә алам: чын күңелдән яхшылык теләүче беркайчан да социаль челтәр аша тәнкыйтьләп утырмый, ә үземә генә килеп әйтә яки үзем генә укырлык итеп җибәрә.

– Хит җырларның сүзләре ничек языла? Шигырь иҗат итү өчен илһам кирәкме? Бер шагыйрә: «Шигырь язу ул физик эш кебек. Илһам көтеп утырасы түгел, кирәк икән – утырасың да язасың», – дигән иде. Килешәсезме? – Юк инде. Бәрәңге чистарту түгел бит ул! Җырга заказ бирсәләр, бер атна вакыт сорыйм. Бер атна эчендә илһам килми калмый. Җыр, шигырь озак вакыт күңелемдә йөри, илһам килгәч, тиз генә утырам, бер мизгелдә язып куям. Иң мөһиме – ул вакытта үзем генә булырга тиеш. Каядыр барган җирдән кинәт кенә машинаны туктатып язган чаклар да була.

– Күңел халәтегезгә кайсы темалар якын? – Элек мәхәббәт иде. Хәзер чын тормыш, кешеләр турында язарга яратам.

– Иң төп илһам чыганагыгыз – кызыгыздыр, мөгаен. – Әлбәттә! Әмма кызым тугач, илһам күбәйде – вакыт тарайды.

Гөлмәрьямгә тиздән биш яшь тулачак. Һәр ата-анага үз баласы иң яхшысы кебек күренәдер. Биергә бик ярата, сәхнәгә омтыла, әмма мин бик теләмим. Бернинди дә өстәмә түгәрәкләргә йөртеп җәфаламыйм. Балалар бакчасына гына йөри. Балачакны шулай – уйнап, көлеп, рәхәт итеп уздырырга кирәк дип саныйм. Бернинди иҗат кичәсе, концерт, карьера яки башка төрле уңышлардан, әни булудан да рәхәтрәк хис тойганым булмады. Һәрбер хатын-кызга шундый бәхет насыйп булсын иде! Амин.

– Яраткан җырчыгыз кем? – Ул юк. Мин машинада һәрчак Коръән тыңлап йөрим.

– Тамада булып йөрүегез хакында да сорыйсы килә. Бу шөгыль үзегезгә ошыймы? Әллә инде акча эшләүнең бер ысулы гынамы? – Бу бары тик акча эшләү ысулы. Мөмкинлегем булса, бөтенләй эшләмәс идем. Тик шулай да, һәр эшемне яратып башкарам. Ул бит минем өчен меңенче юбилей, ә кемдер өчен бердәнбер бәйрәм булуы мөмкин. Тамада буларак, мин экрандагы Ләйлә түгел инде: шаян, шук, туктаусыз көлдерә торган... Бөтенләй башка кешегә әйләнәм дә куям!

– Һәр кешенең үзенә генә хас сәерлекләре була... – Мәсәлән, мин беркайчан да салонда маникюр ясатмыйм. Тырнакны төбеннән кисеп, чия төсенә буяп йөрдем. Бер тырнакны гына зәңгәргә буйый идем. Ниһаять, мин дә «модный» хәзер: төрле төстәге кыска тырнаклар хәзер модага керде. Мин – телевидениедә профессионаллардан макияж ясатмый торган бердәнбер алып баручыдыр. Алар ясаган миңа килешми кебек. Ничектер, үземне ясалма, башка кеше итеп тоя башлыйм. Һәм атна саен бер сәгать вакытны макияжга сарыф итү бөтенләй дә башка сыймый.

Ләйлә Дәүләтовадан шигъри күчтәнәч

Ялгыз калсаң әгәр, бик кайгырма. Сөйгән ярың булса, булсын шатлык. Елый-елый парлап яшәгәнче,

Үзең генә булу мең кат артык.

Кем дә ярый диеп ялганлама, Һәркем эзли байны, тәхетлене. Кеше бәхетенә кызыкканчы,

Бәхетсездән яса бәхетлене!

Алда ни көтә дип бик уфтанма, Артык борчылмавың кулай булыр. Кыштан соң яз килми калганы юк,

Ходай ничек язса, шулай булыр!

shahrikazan.ru

Ләйлә Дәүләтова: Татарстанда өч хатын-кыз миннән көнләшә

Язмалар исемлегенә күчү

26 Март 2015 2759

Җәмәгать, Актаныш районы, Богады авылында туып-үскән Ләйлә Дәүләтованың күзләре яшел төстә икән!..

– Ләйлә, нишләп син туган авылыңда гына калмадың? – Авылда мин иң начар хатын-кыз булыр идем.

– Ник алай?

– Чөнки хатын-кыз эшләргә тиешле бик күп эшләрне булдырмыйм: сыер сава, печән чаба белмим. Әлбәттә, тәмле итеп ризык әзерли, өйне чиста тота алам үзе.

– Ник сыер саварга өйрәнмәдең, сыерыгыз юк идеме?

– Бар. Бик күп тапкырлар тырыштым, савып карадым, тик булдыра алмадым. Күрәсең, аңа минем көчем җитми.

– Казан сине ничек каршы алды?

– Казанда бер туганым да юк иде. Дүрт абыем бар, димәк, җебегән булып үсмәгәнмендер, миндә бик көчле ирләр характеры. Куркак түгелмен. Егетләр белән дә, хатын-кызлар белән дә аралашу миңа бик җиңел бирелә.

– Сине күралмаучы хатын-кызлар бармы?

– Татарстанда өч хатын-кыз мине күралмый, өчесен дә бик яхшы беләм һәм бу мине бер дә борчымый. Алар барысы да нәрсәгәдер ирешкән ханымнар. Шундый кешеләр миннән көнләшә икән, димәк, мин бик бәхетле.

– Алар зур җирдә эшлиме?

– Ярыйсы гына зур җирдә.

– Сиңа гел аяк чалалармы?

– Әйе, белеп торам, белмәгәнгә сабышам гына.

– Кемнәр алар?

– Әйтәсем килми, яшәсеннәр рәхәтләнеп (Ләйлә берсенең исемен минем колагыма гына әйтте).

– Алардан куркасыңмы?

– Тагын да күбрәк этлек эшләүләрен теләмим.

– Бер этлекләрен сөйлә әле?

– Концерт башланырга ике сәгать кала Камал театрында утны өзделәр. Соңыннан моның махсус оештырылуын әйттеләр. Бу алты-җиде ел элек булган хәл. Аллаһы Тәгалә бар, кеше ничек кенә аяк чалырга тырышмасын, сиңа язган ул сиңа була. Адәм баласы ул чебен кебек, бернәрсә дә эшли алмый. Мин дә, син дә, башкалар да. Ходай үзе белер, бу хатын-кызлар аркасында елаган чакларым күп булды.

– Кызың Гөлмәрьямне тапканнан соң бераз югалып тордың?

– Көтеп алган бәбиебез иде, ниһаять, әни булу бәхетен татыдым. Бөтен эшемне ташлап, үземне тулаем шушы бәбигә багышладым. Үзгәргәнсең, гел көлеп кенә торасың, диләр. Бала шул дәрәҗәдә көлдерә, аның кечкенә куллары белән кочаклавы, елмаюы, сөбханалла, Аллага шөкер... Яшь тә өч ай инде безгә бүген.

– Көтеп алынган дидең, озак еллар балаң булмадымы әллә?

– Андый проблема бар иде, бу хакта сөйлисем килми.

– Ничек чиштегез?

– Хастаханә юлын шактый таптарга туры килде.

– Коръән ике яшькә кадәр имезер­гә куша, әмма күп хатын-кызлар, күк­рәкләремнең формасы югала дип имезми...

– Әй, җаным, бала имезү – зур хыялым иде. Һәрбер имезү зур ләззәт бирә, шулхәтле рәхәт. Әни әйтә: “Синең кебек картаеп тапкач, бик тәмле була торгандыр инде”, – ди. Бәбиемне бер яшькә хәтле имездем. Елатып имидән аермадым, 11 айдан соң үзе үк ризыкка тартыла башлады, өч яшькә хәтле имезермен дип хыялланган идем әле.

– Синең хакта гомер буе гайбәт сөйләделәр.

– Башта кайгыра идем, хәзер күнектем инде. Үзем дә гаепледер, интернетка әллә нинди фотолар чыгардым бит...

– Әниең ул гайбәтләрне ничек кабул итә? – Элек бик кайгыра иде, хәзер ул да күнекте. Әни миңа ышана, чөнки минем нинди икәнемне бик яхшы белә.

– Әтиең кайда?

– Җиде-сигез ел элек гүр иясе булды. Бик әйбәт, акыллы кеше иде.

– Кайда эшләде?

– Әти икътисадчы һөнәрен ташлап, үз теләге белән тракторга утырган кеше. “Бу гаделсез дөнья миңа кирәкми, мин кешеләрне рәнҗетеп яши алмыйм. Җитәкче урында эшләмим, анда кешене рәнҗетергә, гаделсез булырга кирәк”, – диде. Бик туры сүзле, гадел кеше иде.

– Әниең Рина кайда эш­ләде?

– Авыл советында бухгалтер.

– Ләйлә, син һаман иреңне яшерәсең, кем ул? Фидан Гаффаров түгелме?

– Фидан абыйның битемнән үпкәне булдымы икән?! Безнең арада берни дә юк.

– Сәхнә артында да сине кочаклаганы юкмы?

– Фидан абыйга әйтелгән, сәхнә артында бер метрдан ары миңа якын килергә ярамый, диелгән. Фидан абый белән эшли башлаган елны Фәридә апа (хатыны) шалтыратты: “Сезнең хакта шулай-шулай дип гайбәт сөйлиләр”, – диде. Мин телефонны куйдым да еладым гына. Безнең арада нәрсәдер булу турында уйларга да мөмкин түгел. Сәхнәдә, чыннан да, мәхәббәтне бик яхшы уйныйм. Фидан абый үзе дә шакката: “Укымагансың, ничек шулай ышандырырлык итеп уйныйсың син?!” – ди.

– Бернәрсә дә булмадымы?

– Юк.

– Ирең дип сөйлиләр бит. Уфада – бер, Казанда икенче хатыны бар дип куанып йөри идем. Ярар, монысы ирең булмады. Ранил Нуриевны да синең ирең, диләр. Тиккә генә тумагандыр: фотоларыгыз чыкты, син анда Ранилнең тезендә утырасың...

– Минем кочаклашып төшкән фотоларым бик күп: Фидан абый, Салават, Раяз, Данир Сабиров белән. Кемнең нәрсә күрәсе килә – шуны күрә.

– Ник Ранилнең тезенә утыр­дың?

– Фотограф шулай утыртты. Фото матур чыкты һәм мин аны интернетка куйдым, шул гына.

– Күз тияр дип курыкмадыңмы?

– Юк.

– Димәк, Ранил дә синең ирең түгел.

– Юк.

– Ирең кем?

– Бу сорауны миңа көн саен бирәләр. Шуны гына әйтә алам: ирем була алган икән, димәк, ул бик акыллы, әйбәт кеше. Шәхси тормышым аз гына сер булып калырга тиеш. Әгәр дә иремне мине чәйнәгән кебек чәйни башласалар, гайбәткә әйләндерсәләр, безнең ара бозылып бетәргә мөмкин. Бу мәсьәләгә әлегә кагыласым килми, вакыты җиткәч, үзебезнең гаилә турында “Адәм белән Һава” тапшыруын эшләячәкбез.

– Туй да уздырмадыгызмы?

– Никах булды. Туй уздыру миңа бер уен кебек, чөнки үзем тамада булып эшлим. Атна саен туй, юбилейлар үткәрәм. Бәлки без дә туй үткәрербез, Габделфәт әйтте бит: “Аякка бастык, тагын шушы хатынга өйләнеп, әйбәтләп туй үткәрәсем килә”, – диде. Вакыты җиткәч, концерт оештырган кебек туй үткәрербез. Бер тапкыр туебызны күчердек, әлегә тотынырга теләгем юк. Мин иремнең кем икәнен сиңа әйтермен әле, шаккатырсың.

– Мин белгән кешемени ул?

– Әйе.

 – Ничек таныштыгыз?

– Әйдә, бу тема әлегә ябылсын. Ул минем серем, минем дөньям гына булып калсын. Барысы да әйбәт булыр, без гомергә дә аерылышмабыз дип тә әйтә алмыйм.

– Аерылышудан куркасыңмы?

– Куркам дип әйтә алмыйм, әмма дөньяда бөтен нәрсә дә булырга мөмкин. Гөрләшеп кенә яшәп ятабыз дип сине алдый алмыйм. Беренче проблема минем авылга китүемнән килеп чыкты. Авырга узуымны белгәч, башта озак кына хастаханәдә, аннары ике ай шифаханәдә яттым. Казанга кайткан идем, бөтен кеше алдында, “Кольцо” кибетендә аңымны җуеп егылдым. Табиблар: “Яки авылга китәсең, яки кире хастаханәгә кереп ятасың”, – дигәч, авылга киттем. Һәрбер ир-ат хатынының янында булуын тели. Хатын-кыз иренә дигән игътибарны бала табуга сабыена гына бирә башлый икән. Беренче урында – бала һәм еш кына бала белән авылга кайтам. Авылда саф һава. Иремнең әти-әнисе шәһәрнекеләр, әле алар пенсиядә түгел.

– Киләсе әңгәмәдә: “Без аерылыштык”, – димәссеңме икән?!

– Алай да булырга мөмкин, бәлки икенче кешегә кияүгә чыктым дип әйтермен.

– Мин инде аптырап калдым, кияүдәме соң син, юкмы?.. Төрле уйлар килә башлады.

– Килсен, миңа барыбер.

– Бездән яшереп саклаган иреңә әйтер сүзлә­рең бармы?

– Шушы кадәр гайбәтләргә түзгәнең өчен рәхмәт. Бик кадерле кешем син, бәбиемнең әтисе. Әйбәт әни, әйбәт хатын булырга тырышырмын. Шигырьләремнең күбесе сиңа багышланган. Елыйсым килә башлады. Сиңа “яратам” дип әйтмим, орынып, сугып китү, чәчеңне тарап алу – болар яратуым билгеләре.                                                                        

ГАБДЕРӘХИМ

Рубрика: ШОУ-БИЗНЕС Автор: ГАБДЕРӘХИМ

akcharlak.com

Лейла Давлетова

Артист турында: Лейла Давлетова (Ләйлә Дәүләтова) 18 апрелдә Татарстан республикасының Актаныш районында дөньяга килә. Бала чагында җырчы булырга тели. Ләкин мәктәпне тәмамлагач, Лейла Казан Дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Аннары соң Татарстан республикасының Фәннәр Академиясе аспирантурасына керә.

Икенче курста укыган чагында, Лейла Давлетова бер бәйгедә җыры белән катнаша иде. Анда анарга телевидение режиссеры Дания Гаязова игътибар итеп, Лэйлэ корреспондент буларак эшләргә тәкъдим итте. Шуның өчен Лейла ханым Дания Гаязовага хәзерге көндә бик рәхмәтле.

Лейла Давлетова яшәү максаты – теләгәненә ирешеп кеше булып калырга. Ул бөтен нәрсәдә дә ирекне ярата, көннәшүчеләрне яратмый. Больше всего любите: свободу во всем!

Хәзерге көндә Лейла Давлетова Яңа Гасыр каналында “Адәм белән Һава” тапшыруын алып бара. Буш вакытында Лейла ханым туйларны алып бара.

Клиплар:

kurshe.ru

Ләйлә Дәүләтова: “Миңа тиз һәм бүген кирәк”

Accessibility links

  • төп эчтәлек
  • төп меню
  • эзләү

“Яшь вакытта аз-азлап бар әйберне дә эшләп калырга кирәк!” ди чираттагы “Кызган таба” кунагы, шагыйрә, автор-башкаручы, телевидение алып баручысы Ләйлә Дәүләтова.

“Кеше фикерен мин тыңлыйм, ләкин...”Ләйлә Дәүләтова “алай киенергә ярамый, болай эшләү килешми”, дигән сүзләргә колак салмый. Ул җаның ни тели, шуны эшләү яклы. “Минем бу “ярамый”да гомумән эшем юк. Синең аркада кемгәдер начарлык килми икән, нишләсәң дә ярый. Бер шәхеснең сүзләре искә төшә: “Мин бит доллар түгел бөтен кешегә дә ошарга”, ди Ләйлә.

“Мин холкым төрлечә була”

Ләйлә белдергәнчә, затлы киемнәр киеп җитди дуслары белән Камал театрына барган кебек, дискотекада егетләр белән биеп, күңел ачып кайта ала. Анда да ул үзен әйбәт хис итә. Дуслары арасында яшь егет-кызлардан алып өлкән яшьтәге абзый-апаларга кадәр бар. “Әгәр үземчә ял иткәндә танып алсалар, бераз авыр тойгы булып ала. Чөнки мин анда кеше күрергә ияләнгән стильдә түгел. Ә өйдә мин сабый бала кебек”, диде Ләйлә холкы турында.

“Пәрәвездә хат алышып утыру минем өчен түгел”

Иҗатны тарату ысулы буларак газет-журнал, интернет, телевидение – барысы да берьюлы кирәк, ди Ләйлә. Шул ысулларның иң яхшысы – телевидение. Авыл абзый-апаларының интернетта утыруларына шикләнеп карый ул.Шагыйрә, алып баручы “контакт”та утырмый. Аның исеменнән бер танышы “Дәүләтова”ны булдырырга җыена икән. Ул, гомумән, “Сәлам! Хәлләр ничек?” дип язышуны яратмый. Телефоннан да кыска һәм төгәл сөйләшүне хуп күрә. “Вконтакте”да утыруны күз алдына китерә алмыйм. Миңа кеше тере килеш кирәк. Гадәттә бер генә кеше белән аралашырга яратам, берьюлы берничә кеше белән түгел”, ди ул.

“300 гаиләнең өчесен идеаль дип әйтеп буламы икән”

“Яңа гасыр” телеканалында 8 ел эчендә 300гә якын гаиләне экран аша күрсәтә ул. Тик шуларның өчесен генә булса да идеаль гаиләгә санап буламы икән дип шикләнә. Фидан Гаффаров белән“Без татарга хас икән ул – “показуха” белән шөгыльләнү, халыкка матур күренү. Бергә елмаешып әңгәмә бирәләр, халык алдына чыкканда да, театрга да бергә баралар, ә өйдә бер-берсе белән гомумән аралашмыйлар”, диде ул “Адәм белән Һава” тапшыруының төшерү мизгелләрен искә алып. Ләйлә экран аша гаиләләрнең үзенчәлекле якларын күрсәтергә тырыша икән. Соңгы арада төшергән тапшырулар арасыннан шагыйрь Равил Фәйзуллин гаиләсен аерып әйтте, Ләйлә аларга соклануын белдерде.

“Йолдыз”лар колагына

Ләйлә белдергәнчә, яшь җырчыларның кисәк килгән популярлыктан башлары әйләнә һәм алар үз-үзләренә артык соклана башлый. “Көне-төне экраннан кабатланып торуны алар популярлык билгесе дип санап, киләчәктә дә шулай дәвам итәр дип уйлый. Тик икенче көнне башкасы чыга, монысы онытыла”, ди шагыйрә яшь башкаручылар турында. Үрнәк итеп Асылъяр белән Дилә Нигъмәтуллинаны атады. Алар мине күрегез дип түгел, ә сезнең өчен җырлыйм дип башкаралар ди Ләйлә.

Нәрсә ул бәхет?

Шагыйрә Актаныштан чыгуы белән бик горурлана. Ә, “Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга шигъри юллар белән җавап бирә. Бу дөньяда барын күрдем, Карасын да агын да.Булган саен кешеләргәКүбрәк кирәк тагын да.Ялгызларга пар кирәк, Парлыларга яңасы.Кемнәргәдер тынгы бирми,Йөрәктәге ярасы.Кемдер нәни шатлыктан да,Сөенеп көлә белә.Ап-ак кар бөртегендә дәМатурлык күрә белә.Кешеләргә нәрсә җитми,Менә шул бәхет була.Үзең ирешкәне генәИң биек тәхет була.Тик шулай да бәхет артыкТулып китмәскә тиеш.Алга өмет калсын өченНидер җитмәскә тиеш.

17 апрельдә Ләйлә яңа китабын тәкъдим итә

Бүген ул икенче китабын туплый. Исеме “Юк, юк...” дип аталачак. Әлеге иҗат җимешен тәкъдим итү 17 апрельдә “Пирамида” күңел ачу бинасында булыр дип көтелә.

www.azatliq.org

Ләйлә Дәүләтова: “Илһам чүп утаганда килә”

Шагыйрә, “Адәм белән Һава” тапшыруының алып баручысы Ләйлә Дәүләтова быелгы концертын данлыклы җырчы Фидан Гафаров белән куя дигәч, тотынды чыш-пыш, имеш-мимеш…

– Бергә яшиләрдер. Пугачева-Галкин кебегрәк дуэттыр.

– Фидан Ләйлә янына күчеп килде микән?

– Ләйлә теләсә нинди юл белән үз дигәненә ирешә…

Бар юк-барга нокта куяр өчен, Ләйлә Дәүләтованы “Шәрык” клубына кунакка чакырдык. Бик күңелле, җанлы очрашу булды ул. Кызыклы сорауларга тапкыр җаваплар ишеттек. Шәрыкчылар гадәти тәнәфесләрен дә ясарга онытып, тын да алмый тыңлап утырды.

– Мәктәптән үк “Татарстан яшьләре”ндә эшләүче Гадел Низам дигән кешенең иҗатына гашыйк идем, – дип башлады сүзен Ләйлә Дәүләтова. – Шуның кебек журналист буласым, “Татарстан яшьләре”ндә эшлисем килде. Редакциягә килеп, Гадел Низамның хатын-кыз, Флюра Низамова икәнен белгәч, шаккаттым, бу минем өчен шок булды. Шулай итеп, Флюра апа аркасында журналистикага килдем, дияргә мөмкин. Икенче курста телевидениедә “Җомга көн кич белән” дигән тапшыруда эшли башладым. –

“Адәм белән Һава”да күрсәтелгән бөтен парлар чыннан да шулай дус-тату яшиме, әллә тапшыру өчен генә бер-берсен макташалармы?

– Күрсәткән 150 гаиләнең 15е әйбәт яши микән?! Берсендә әти-әнисе булмаган арада баланы сөйләштерәбез. Бала кычкырып елап җибәрмәсенме! “Әти белән әни башка сугышмасыннар иде, кичә дә фәлән-фәлән әйберне вата яздылар”, – ди. Бу өлешен тапшыруга кертмәдек, кистек, әлбәттә. Ике тиенлек гаилә булса да, танылган кешеләрне күрү тамашачыга кызыклырак. Күбесенең тапшыруны караганнан соң аралары җылына икән. Менә җырчы Габделфәт белән Рузиләне иптәш кызыма да мактап утырдым әле. “Габделфәт патша кебек яши, хатыны да аның өчен үлеп тора. Шундый бәхетле пар, бер-берсенә туры килеп торалар”, – мин әйтәм. Иптәш кызым: “Тукта, синең кайсысы урынында буласың килә соң?” – дип көлеп тә куйды. –

Ә сәнгатькә ничек килдегез?

– Анысы Фирзәр Мортазиннан, аның җырларын яратып тыңлый идем. Кечкенә чакта Салаватның “Шәфкать туташына” дигән җырын тыңлагач, бигрәк юньсез җыр дигән фикер туды. Шуннан соң шигырь язып, әнигә укыттым да: “Әни, минем шигырьне Салават җырлаячак”, – дидем. Әни: “И, җүләркәй”, – дип елмайган иде. Чынга ашты бит. –

Сез җырчы булырга да хыялландыгызмы? Беренче концертыгыз турында да сөйләгезче?

– Концерт кую – балачак хыялым түгел. Беренче иҗат кичәм 25 яшемдә үтте. Камал театрында бер буш көн калу сәбәпле, ятып калганчы, атып кал, дип үткәрелгән концерт иде ул. Чакырылган җырчыларның күбесе килмәде, үземә дә ошамады. Шуннан соң: “Яхшы концерт ясамыйча, туктамыйм”, – дидем. Хәзер инде танышларым үзләре: “Кайчан концертың була?” – дип сорый. –

“Әйдә, Ләйлә, концертыңны үткәрәбез”, – дию белән ризалашкансыз. Әгәр бүген: “Әйдә, депутат бул”, – дисәләр…

– Ю-у-к, мин кызыклы тәкъдимнәрне генә кабул итәм бит (көлә). Менә шигырь яза белмәсәм, бәлки, эш эшли башлар идем… –

Быелгы концертыгызны ни өчен нәкъ Фидан Гафаров белән үткәрергә булдыгыз?

– Фидан Гафаров – әти белән әнинең яраткан җырчысы. Узган концертымны әнинең туган көнендә үткәрдем. Нинди бүләк ясарга икән, дип уйлаганда башка шәп идея килде. Әһә, мин әйтәм, концертка кунак итеп яраткан җырчысын чакырырга кирәк!… Быел Фидан абый бергә концерт үткәрергә үзе тәкъдим итте. –

Сезне Фидан абый белән бергә яшәп яталар икән, дип сөйлиләр бит.

– Әйе, андый сүзне мин дә ишеттем. Фидан абыйның үзенә дә бер директор нәкъ шушы сорауны кеше алдында биргән. Фидан абый миңа шалтыратып: “Яши башлаганга инде ел ярым”, – дип җавап бирдем. Аның шуны ишетәсе килгән иде, күңеле булсын. Гайбәттән курыкмыйм, дидең бит”, – диде. Мондый имеш-мимеш куркытса, сәнгатьтән күптән киткән булыр идем, исем дә китми. Нинди икәнемне үзем, якыннарым һәм Ходай Тәгалә белә – шул җиткән. –

Әгәр Фидан абыйның хәзер 30 яшьлек чагы булса, аңа кияүгә чыгар идегезме?

– Берсүзсез. Минем белән йөрмәсә, барыбер үземә каратыр идем! Фидан абый бик яхшы, акыллы кеше, аның хатынын да хөрмәт итәм. Тагын бер генә әйберне әйтәм: булачак концертта Фидан абый үзенә яңа хатын сайлаячак. –

Шулай иртә иҗат кичәләре оештыра башлагач, 50 яшьлек юбилеегызга кадәр шигырь язарга тема калмас дип курыктыгызмы?

– Иии, кем белгән 50 яшьтә нәрсә буласын! Бәлки, ул вакытта өйдә оныклар тәрбияләп кенә утырасым килер. Киләчәктә өч бала табарга телим. Шуңа күрә, иҗат кичәләрен хәзер үткәреп калырга кирәк. Аннары тынычлап бала тәрбияләү өчен. –

Сез бәхетлеме?

– Йөз процент бәхетле дип беркем дә әйтә алмыйдыр. Шагыйрьгә артык бәхетле булырга ярамый да. Кыска, ләкин бәхетле гомер кичерәсем килә. Йөз яшькә җитү турында хыялланмыйм, ул чаклы озын гомер кирәктерме? –

Шагыйрьгә илһам кайчан килә?

– Кирәкмәгән вакытта, ешрак төнлә килә. Йә бик рәхәт, йә үзәккә үтәрлек авыр, гадәттән тыш халәттә. Янда кеше булмасын, күңелдә булсын! Бакчада чүп утаганда илһамланам (көлә). Уңай энергияне мәхәббәттән алам. Гашыйк булмаган кеше шигырь яза алмый ул, җансыз була. –

Заказга шигырь язу авыр түгелме?

– Язасы килгәндә язам да, алып куям. Берәрсе сорагач, аңа туры килгәнен сайлап, туры китереп бирәм. Әлбәттә, ошамаганнары да булгалый. Заказга хоккей турында да язган бар әле… Шигырьне сатуга килгәндә, кешесенә карап. Салават – конкуренциядән тыш. Кайбер түрәләр аңа шигырьләренә өстәп, акча да бирәләр әле. Алар язганны җырлый гына күрсен, дип. Башкаларның шундый шигырьләрен редакцияләгән дә бар. –

Гел яшь, матур калуның сере нидә?

– Диетада утыру түгел, мондый формада булу өчен, киресенчә, ашыйм. Баллы, камыр ризыкларын яратмыйм. Борчылсам, тамактан бөтенләй ризык үтми. “Экономный” димәгез… Ит яратам, эсвежи сок кына эчәм. Чаңгы белән тимераякта шуам, су керәм… Яшь, матур дисәгез дә, үземне ямьсез, дип санап үстем… –

Нигә?

– Чөнки мине беркайчан да бер генә авыл егете дә озатмады (Ләйлә Дәүләтова Актаныш районыннан – Л.З.). Бөтен кызларны озаталар иде, ә мине юк! Соңыннан абыйларымның: “Озатып кына карасыннар, кирәкләрен бирер идек”, – дигәннәрен ишеттем. Менә нидә икән аның хикмәте! Ә мин үземне бик ямьсезгә санап, егетләр миңа карамый, дип елап үстем. –

Егетләр карамады, дигәнгә генә ышануы авыр…

– Университетның беренче курсында укып йөргәндә бер кызык хәл булды. Миңа бик чибәр, акыллы, бай егет гашыйк булды. Әсгать исемле, Тольятти егете. Хәтта төркемдәшләрем дә: “Ничек сиңа караган бу?” – дияләр иде. Ул дини булгач, аның өчен Коръәнне өйрәнеп чыктым. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Әти-әнидән рөхсәт сорагач, “Укуыңны бел, өлгерерсең”, – диделәр. Ә теге егет һаман кыстый. “Махсус синең өчен фатир ясадым. Тольяттига барып, шуны күрсәң, шундук ризалашачаксың”, – ди. Мин, әти-әнидән качып, төркемдәшләргә дә әйтмичә, шуның белән Тольяттига киттем. Чыннан да, минем зәвыкка туры китереп, мин яраткан төсләр белән ремонт ясаган. Шул фатирны карап йөргәндә: “Казанга киләбез”, – дип абый шалтырата. Алардан курка идем, атылып Тольяттидан кайтып җиттем. “Кайда булдың?” – дигәч, “Сабантуйда”, – дип шыттырырга туры килде… –

Шул кешегә кияүгә чыкмаганга хәзер үкенмисезме?

– Ул Тольяттида телевидениегә кадәр ачып бирәм, дип вәгъдә итте. Әгәр 18 яшьтә кияүгә чыгып, аның белән Тольяттига киткән булсам, бу тормышымдагы иң зур хата булыр иде. Чөнки иҗатка кереп китмәс идем. Гашыйк булмаганмын, күрәсең. Чын-чынлап яратсам, кеше сүзенә колак салмыйча, киткән дә булыр идем, бәлки. Кияүгә чыгу өчен утыз яшь үтергән! Унсигездә – бик иртә. –

Кешедә нинди сыйфатларны хуплыйсыз?

– Турыга әйтүне. Артымнан сөйләгәнче, күземә карап әйтсеннәр. Бервакыт концертта очраклы гына Рөстәм Закиров белән очраштык. Аның: “Сине яратмыйлар, бөтенесе сүгә, шигырьләрең – “туфта”, диләр…”, – дип башлаган әңгәмәсе “Карале, миңа да бер җыр языйк әле”, – диюе белән тәмамланды. Аннары, ялганны, эрелекне яратмыйм. Соңгысы бигрәк тә “Барс-Медиа” компаниясе чыгарган яшь җырчыларга кагыла. Аларның мин-минлегенә исең-акылың китәрлек. Муенга менеп утыртмас өчен, үзеңне алардан да эрерәк итеп тотарга туры килә. –

Концертыгызга нәрсә алып килүне телисез?

– Концерт өчен иң әйбәте – чәчәк. Берничә ел элек бер егет белән йөрибез, атлап йөрибез. Исемен әйтмим, Перчатка дип атыйк. Йөри торгач, “Чәчәк яратасыңмы?” – дип сорап куйды. “Яратмыйм”, – мин әйтәм. 8 март көнне ишекне ачсам, Перчатканың кулында ике урынд ык! Ул вакытта өйдә бер генә урындык иде, анысының да тәпиләре калтырый. Чәчәк яратмагач, өйгә кирәкле җиһаз алып килергә булган икән. Киселгән чәчәк яратмыйм, гөл бирсәләр, үзем үстерер идем… –

Киселгән чәчәкне дә жәлләгәч, нинди йөрәк белән чүп утый идегез соң? Киресенчә, су сибәсе булган…

– Әле чебеннәрне дә жәллим. Әнинең бүлмәгә чебен агуы сибәргә җыенганын күрсәм, ул бөҗәкләрне кул белән бүлмәдән куа идем. Чыгыгыз, сезне үтерергә җыеналар, урамда яшәргә урын җитми мәллә, янәсе! –

Иҗатыгызга гашыйк булып, бертуктаусыз шалтыратучы, СМСлар язучылар борчымыймы?

– Туйдырып бетерүчеләр дә бар. Мәсәлән, 90 яшьлек бабай артымнан йөри. Янына чыгып сөйләшкәнем дә булды, чөнки гашыйк булган кешедән көләргә ярамый. Концертта да чәчәк бирергә сәхнәгә менгән җирдән төшмичә, “Бер генә тапкыр үбим”, – дип йөдәтте. Колагына: “Алайса мине беркайчан да күрмәячәксез, хәзер үк төшегез”, – дигәч, китте үзе тагын, Аллага шөкер. Даими СМС язучылар, шалтыратучылар бар. Иң матур СМСларны телефонда саклыйм. Тыштан гына нечкә күңелле, нәзберек хатын-кыз булып күренәм. Дүрт абый арасында үскәнгәме, миндә ирләр холкы. Җебегәнлекне, мескенлекне җенем сөйми. Интуицияне тыңлый белеп, хис белән акылны кушып, эш итәм. Дөрес яшим кебек…

Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА

Яшәү белән үлем арасында

Яшәү белән үлем арасында

Торган чакта гомер бер мизгел,

Гөнаһ — савап, әрәм үткән вакыт,

Кеше күрми, Ходай бик сизгер.

Барган юллар бер өзелер диеп,

Кем генә соң уйлап карасын.

Уйлансын дип бирәдер ул Ходай

Яшәү белән үлем арасын.

Өр-яңадан яшәп китеп була,

Сүнгәндә дә яшәү чаткысы.

Алга дәшә бик ерактан гына

Балкып торган өмет яктысы.

Сез күмәргә ашыкмагыз мине,

Мин дөньяга тудым яңадан.

Кан-яшь түгел, җырлар чыга хәзер

Сагыш белән тулган ярадан.

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА

Бала әйткән авыр сүз

Чит-ят кешенең сүзләрен

Тыңласам да ишетмим.

Бик авыр сүз әйтсәләр дә,

Әллә ни исем китми.

Кушымта:

Үз баламның сүзләре бит,

Рәнҗемә, йөрәгем, түз.

Туры йөрәккә кадала

Бала әйткән авыр сүз.

Иркәлектә үскән бала

Сүз әйтә уйламыйча.

Ана кадерен белми шул,

Үзе әни булмыйча.

Кушымта.

Яңгырдан сүнгән учактай

Кабат кабына алмам.

Сүзләреңне җиде түгел,

Җитмеш кат үлчә, балам.

Кушымта.

VN:F [1.9.22_1171]

Бәясе: 0.0/5 (0 тавыш булды)

beznen.ru

Ләйлә Дәүләтова

 

     

25.11.2015 / Казан

Ләйлә Дәүләтованы таныштыру кирәкми. Ул телевидение журналисты, күп популяр җырлар иҗат иткән кеше, үзе дә җырлый. Ләйләне туй яки юбилеегызга чакырсагыз, аның тагын бер һөнәрен күрә алырсыз.

Ләйлә күңелле, зәвыклы, заманча итеп туйлар, юбилейлар, корпоративлар алып бара. Ул оештырган мәҗлесләр һәрвакыт югары дәрәҗәдә уза. Мәҗлеснең хуҗалары да, кунаклар да бик кәнәгать калалар.

Оялмагыз, туп-туры Ләйләнең кесә телефонына шалтыратыгыз. Менә номеры: 89172745555

Оялмагыз, туп-туры Ләйләнең кесә телефонына шалтыратыгыз. Менә номеры: 89172745555

tuylar.ru


Смотрите также